Тукай районындагы картлар йортында Сабантуй узды
Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Сабантуй милли бәйрәме узды. Чаллыдан һәм якын-тирә авыллардан килгән волонтерлар биредә яшәүчеләр өчен күңелле уеннар оештырды һәм зур күчтәнәчләр өләште.
Бәйрәм югары дәрәҗәдә, күтәренке рухта һәм җылы мохиттә узды. Интернат-йортында гомер кичерүчеләр кунакларны һәрвакыт зур шатлык белән каршы ала. Бу юлы да алар бәйрәм уеннарында, ярышларда зур дәрт белән катнаштылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Игелекле кунаклар бәйрәмгә буш кул белән килмәгән: алар өлкәннәргә тәмле күчтәнәчләр һәм иң кирәкле көнкүреш товарлары алып килгәннәр. Өлкәннәргә җылылык һәм куаныч бүләк итүчеләр — Ситдикова Лилия (Новотроицкое), Хафизова Эльмира (Яр Чаллы) һәм Зарипова Гөлназ (Иске Җирекле).
Алар үзләре билгеләп үткәнчә, өлкәннәрнең рәхмәтле күз карашлары һәм ихлас елмаюлары — башкарган эшнең иң зур бәясе һәм аларга тагын да күбрәк яхшылык эшләргә көч бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев