Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында урып-җыю эшләре тәмамлану алдында

Тукай районында урып-җыю эшләре 37 мең гектар мәйданда башкарылган. Бу башкарасы эшләрнең 88% дигән сүз. Уңдырышлыгы гектарыннан 41,2 центнерны тәшкил итә. Эшләр тәмамлану алдында, дип белдерде Тукай районы хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов.

Аның сүзләренчә, районда барлыгы 5 мең гектар мәйданда тагы башкарыласы урак эшләре бар.  “Ярыш”, “Р-АГРО”, “Гигант”, “Сәйдәш” авыл хуҗалыгы оешмалары, районның күпчелек крестьян-фермер хуҗалыклары исә урак эшләрен инде тәмамлаган. Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре тарафыннан 79  меңнән артык тонна сенаж, 18 меңнән артык тонна силос әзерләгән. Бер шартлы терлеккә 27,6 центнер азык берәмлеге туры килә. Бу эш алдагы көннәрдә дә дәвам итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев