Тукай районында тыл хезмәткәрләрен олыладылар
Район җитәкчелеге һәм авыл җирлекләре башлыклары озын гомерле юбиляр ветераннарны үрнәк тормыш юллары һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән тәбрик итте.
Шушы көннәрдә Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Галиуллина хөрмәтле тыл хезмәткәрләрен — балачактан ук фидакарь хезмәт куйган үрнәк ветераннарыбызны күркәм бәйрәмнәре белән котлады.
Ветераннарга бүләкләр тапшыру тантанасында авыл җирлекләре башлыклары һәм районның ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева да катнашты. Алар ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Йөрәк түреннән чыккан иң җылы котлауларны һәм олы хөрмәтне кабул итүчеләр арасында Салих-Тукай авылыннан Хәнифә Галиева бар иде. Ул 95 яшьлек юбилеен каршылады. Район җитәкчелеге шулай ук Калмаштан Люция Метшинаны һәм Мерәстән Нәзилә Могыйнованы да котлады.

Фотолар: Айсылу Галиуллинадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев