Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районында пенсионерканың кирпеч дачасы янып көлгә әйләнгән

Янгын мәйданы 42 квадрат метрны тәшкил иткән. Йорт иминиятләштерелмәгән булган.

Тукай районының «Дубравушка» бакчачылык ширкәтендә (СНТ)  янгын чыккан. Биредә иртәнге сәгатьләрдә бер катлы кирпеч дача йорты тулысынча янып беткән. Бу хакта районның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге инспекторы Эльвира Краснова хәбәр итте.

Янгын турындагы хәбәр иртәнге 07:38 сәгатьтә килә. Урынга янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, ут түбәнең агач конструкцияләрен тулысынча биләп алган һәм эчке бүлмәләргә күчкән була.

Йортның сыйфатлы силикат кирпечтән төзелгән булуы да аны коткара алмый — металл түбә тиз арада эчкә җимерелеп төшә. Бу йортта 1957 елгы пенсионер хатын-кыз яшәве билгеле. Дачага электр утлары кертелгән булса да, газ кертелмәгән булган — хуҗабикә йортны гади утын миче белән җылыткан.

Янгын сүндерүчеләрнең башлангыч фаразы буенча, фаҗигага янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозу сәбәпче булган. Морҗа торбасы белән агач түшәм арасында тиешле янгынга каршы бүлгеч (разделка) ясалмаган яки аның үлчәмнәре нормага туры килмәгән. Нәтиҗәдә, кызып торган торба агач түшәмгә ут каптырган.

Янгын вакытында зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Матди зыян күләмен хәзер экспертлар билгели. Йорт һәм андагы мөлкәт иминиятләштерелмәгән булган, шуңа күрә пенсионеркага югалтуларны үз көче белән капларга туры киләчәк.

Фото: Эльвира Краснова тарафыннан бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев