Тукай районында мобилизациянүчеләрне озаттылар
Яңалыклар

Тукай районында мобилизациянүчеләрне озаттылар

Бүген Тукай районыннан өлешчә мобилизация кысаларында якташларыбыз Казанга киттеләр. Озату чарасында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров катнашты.

Район җитәкчеләре егетләргә кирәк-яраклар белән тутырылган рюкзаклар hәм hәрберсенә 20-шәр мең сум акча тапшырдылар.

Шуны да әйтергә кирәк, Тукай районыннан мобилизациянүчеләрне озату - иртәгә, 26 нчы октябрь көнне дә узачак.

Райондашларыбыз, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз! 

/Рөстәм Зәкиев фотолары


Нет комментариев