Ярминкәләр әле булачак
Тукай районы Теләнче Тамак авылында узган шимбәдә ярминкә гөрләде. Ул авылларда узган ярминкәнең соңгысы иде. Авыл хезмәтчәннәре өчен кирәк-ярак, терлек азыгы, ашламалар, яшелчә, җиләк-җимеш биредә мулдан иде. Шулай ук ит ризыклары, сөт, май, бал да күп булды.