Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарих кызыксыну уята

Иштирәк авыл китапханәсендә «Тарихи кроссворд» Бөтенроссия акциясе узды. Ул туган илебез һәм дөнья тарихының данлы битләренә багышланды. Кроссвордның максаты – мәктәп укучыларында, студентлар һәм өлкәннәрдә тарих белән кызыксыну уяту. Иштирәк авыл китапханәсендә тарихи кроссворд икенче ел үткәрелде. Анда авыл халкы теләп катнашты.

Ә Яңа поселогы китапханәсендә 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен "Үткәнен белгәннең киләчәге бар" дип аталган мәгълүмат сәгатье узды. Бу чара да тарихи мәгълүматлар белән бәйле иде. Укучылар үзләренең тарих буенча белемнәрен тикшереп кенә калмадылар, яңа гыйлемнәр дә үзләштерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев