Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районында миграция законнарын бозуның 60 очрагы теркәлгән

Район полициясе мәгълүматларына караганда, “Нелегал-2026” операциясе кысаларында миграция кануннарын бозу очраклары теркәлгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр ителде. Шулай ук кибермошенникларның ялган схемаларына бәйле куркынычлар турында да кисәтү ясалды.

Участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге башлыгы Илнур Хаматов хәбәр итүенчә, 1–10 июнь көннәрендә Россия территориясендә “Нелегал-2026” исемле комплекслы оператив-профилактик чара үткәрелгән. Аның кысаларында төрле хезмәтләр һәм бүлекчәләр җәлеп ителгән.

Тукай районында узган чара нәтиҗәсендә 21 чит ил гражданы рөхсәтсез яки патентсыз эшләгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук Россия Федерациясенең 2 гражданины чит ил эшчеләрен законсыз җәлеп иткән өчен җавап биргән. Гомум алганда, операция чорында миграция законнарын бозуның 60 очрагы ачыкланган.

Моннан тыш, киберҗинаятьчелек юнәлешенә дә аерым игътибар бирелә. Кырымда ягулык белән бәйле вәзгыять турында таралган имеш-мимешләр фонында мошенникларның чит ил мессенджерларында арзан бәядән ягулык талоннары сату тәкъдимнәре белән ялган каналлар оештыру очраклары теркәлгән. Хокук саклау органнары мондый схемаларга ышанмаска, шикле тәкъдимнәрдән сак булырга һәм уяулыкны югалтмаска чакыра.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев