Тукай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре Корбан бәйрәме алдыннан малларны мәҗбүри ветеринария-санитария кабул итүен тәмамлады.
Корбан гаете өч көн дәвам итәчәк. Халык куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм барлык санитар нормаларны саклау өчен, район ветеринарлары китерелгән 1400дән артык корбанлык малның һәрберсен җентекләп тикшергән.

Корбан чалу йолалары традицион рәвештә Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты каршындагы мәйданчыкта оештырылачак. Ветеринария белгечләре бәйрәм көннәрендә куркынычсызлыкны контрольдә тоту дәвам итәчәген ассызыклый.
Нет комментариев