Тукай районында юл өстендә яткан җәяүле машина астында калган
Тукай районында 28 мартка каршы төндә юл-транспорт һәлакәте булган: машина юл өстендә яткан кешене бәрдергән. Зыян күрүчедә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган, ул авыр җәрәхәтләр алган.
Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хәбәр итүенчә, авария төнге сәгать 2 тулып 20 минутта килеп чыккан. «Наша поляна» ял базасыннан Чаллы ягына юл алган автомобиль йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган. Нәтиҗәдә, ул билгесез сәбәпләр аркасындан юл өстендә яткан җәяүлене таптаткан.
Хәлне зыян күрүченең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмавы катлауландырган — караңгыда асфальтта яткан кешене күрү мөмкин булмаган диярлек. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган җәяүле ашыгыч рәвештә Чаллы шәһәренең БСМП хастаханәсенә озатылган.
Автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларны тагын бер кат сак булырга чакыра һәм караңгы вакытта фликерлар булуы гомерне саклап калырга мөмкин икәнен искә төшерә.
Фото: Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев