Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районында бүгенгә нинди һава торышы көтелә?

Яз — елның иң үзенчәлекле вакыты. Иртәгә нинди һава торышы көтәсен алдан берничек тә фаразлап булмый торган чор. Кояшлы җылы иртә ни арада болытлы көнгә алышына, салкын җилләре исеп, яңгыры да ява башлый. Мондый чакта синоптиклар фаразына колак салу һич тә артык булмас. Бүген районыбызда нинди һава торышы көтелә икән?

7 апрельдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көн дәвамында бераз яңгыр явып үтәр. Иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан төшүе ихтимал. Тәүлек дәвамында җил көчәячәк, аның тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы кичәге салкыннардан соң безне  кабат сөендерәчәк. Көндез һава +9…+14° кадәр җылыначак. Көнчыгыш районнарда термометр күрсәткечләре урыны белән +18° кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев