Тукай районында бүген кабат яңгыр көтелә
Яңалыклар

Тукай районында бүген кабат яңгыр көтелә

Бүген Тукай районында урыны белән яңгыр явачак, томан төшүе ихтимал дип хәбәр итә синоптиклар.

Һава торышында әллә ни үзгәрешләр көтелми. Температура бүген дә +12 дән +20 градуска кадәр булачак. Иртән якынча +14 градус тирәсе булса, көндез температура +20 градуска кадәр күтәреләчәк, төнгә кабат +13 градуска кадәр төшәчәк.

Җил төньяк-көнбатыш юнәлешеннән исәчәк. Тизлеге 4,2 м/с, көчәйгәндә 5,9 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев