Тукай районында беренче сабый туды
Яңалыклар

Тукай районында беренче сабый туды

2026 ел - районыбызның юбилей елы. Һәм ул шатлыклы вакыйга белән башланып китте.

2 нче гыйнвар көнне бу елның беренче сабые дөньяга аваз салды. Ул - кыз бала. Әти-әнисе аңа Алия дип исем куштылар. Гарәп теленнән Алия - «күкләр бүләге», «югары» дип тәрҗемә ителә. 

Кыз Иске Абдул авыл җирлегендә яшәүче Минһаҗевлар гаиләсендә – беренче бала. 

Алия әти-әнисен сөендереп, сау-сәламәт, пар канатлы булып үссен! Төкле аягың белән, сабый.

 

 


Нет комментариев