Тукай районында 1400 квадрат метрдан артык юл ремонтланачак
Яңалыклар

Тукай районында 1400 квадрат метрдан артык юл ремонтланачак

Тукай районының авыл җирлекләрендә юлны ремонтлау эшләре актив бара. Агымдагы елда җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлау программасы кысаларында 1430 м² юл өслеге яңартылачак.

Бүгенгә ремонт эшләре ун авыл җирлегендә төгәлләнгән инде. Яңа юл өслеге Кече Шилнә, Әҗмәкәй, Калмаш, Боерган, Комсомолец, Кнәз, Күзкәй, Шилнәбаш, Иске Абдул һәм Сәмәкәй авыл җирлекләрендә ясалды.

Фото: Динис Вәлиуллин тарафыннан бирелде


Нет комментариев