Тукай районында 100гә якын яшүсмер җәйге каникулда эшкә урнашкан
Тукай районында 14–18 яшьлек яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру программасы дәвам итә. Районның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге гражданнарны кабул итү бүлеге җитәкчесе Эльмира Хәкимова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 99 яшүсмер эшли. Быел барлыгы кимендә 110 яшь кешене эш урыннары белән тәэмин итү планлаштырыла.

- Фото/ Эльмира Хәкимова
Программаны гамәлгә ашыру өчен Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге райондагы предприятиеләр, оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре белән 10 килешү төзегән. Быел яшүсмерләрне «Камский бекон» һәм «Гигант» предприятиеләре, «Доверие» идарә компаниясе һәм «Князевское» ТСЖ эшкә кабул иткән. Моннан тыш, Бәтке, Түбән Суыксу, Кече Шилнә, Шилнебаш урта мәктәпләре һәм Круглое Поле поселогы мәктәбе дә укучылары өчен эш урыннары булдырган.
Яшүсмерләр өчен куркынычсыз һәм район өчен файдалы эш төрләре сайланган. Алар, нигездә, территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү белән шөгыльләнә, чәчәкләргә су сибә, куакларны кисә, мәктәп китапханәләрендәге китап фондларын тәртипкә китерә, архив документлары белән эшли. Яшьләр өчен вакытлыча эш урыннарына кабул итү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев