Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тукай районы: Теләчедә - семинар

Уку елы тәмамланыр алдыннан без,Тукай районы делегациясе, Теләче районында мәгариф секциясе утырышында катнаштык.

"Күп мәдәниятле мохиттә туган телләр:укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр" темасы буенча бик эшлекле очрашу булды. 2023-24  уку елында башкарылган эшләргә йомгак ясалды,киләсе август конференциясе алдыннан яңа бурычлар,планнар турында аерым секцияләргә бүленеп тәҗрибә уртаклаштык.

Республикабызның " Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциясе" җитәкчесе Рузилә Фирдәвес кызы Фәттахова һәм Татарстан Республикасымәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган семинар бик нәтиҗәле узды. Дүрт методик мәйданчыкка бүленеп эшләдек.Мәгариф бүлеге методисты Шәкүрова Алинә Ринат кызы- "ТР муниципаль берәмлекләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары" секциясендә Новотроицк мәктәбеннән Усманова Гөлфия Фәрит кызы "Туган(татар) тел һәм әдәбият укытучыларының район методик берләшмә җитәкчеләре", Күзкәй урта мәктәбе директоры Галиева Ландыш Фарсил кызы "Туган телдә белем бирүче гомуми белем оешмалары", Новый поселогы урта мәктәбеннән Мәүҗетова Резедә Гайсә кызы "Муниципаль берәмлекләрдәге туган тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциясе җитәкчеләре" мәйданчыгында ТР Мәгарифне үстерү институты, ТР Фәннәр академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел,әдәбият һәм сәнгать институты,Казан федераль университеты галимнәре,укытучылары чыгышларын тыңладык. Теләче районының практик укытучылары тарафыннан оештырылган мастер-классларны карап хозурландык,үз фикерләребезне җиткердек. Семинарның икенче өлеше Теләче муниципаль районы мәдәният йортында узды. Күпмилләтле Теләче халкы кунакларны бик әзерләнеп көткән. Җыр,биюләр,кул эшләре күргәзмәсе күңлебезгә хуш килде.Очрашуга килгән һәркемне Теләче районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович, РФ Дәүләт Думасы депутаты,РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Гыйльметдинов Илдар Ирекович, РФ халыкларының туган телләре федераль институты директоры вазифаларын башкаручы Мизова Марина Хабаловна ( онлайн) сәламләделәр.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Закирова Минзәлия  Заһриевна "Туган телләрне саклауда һәм үстерүдә мәгариф системасының роле" темасына чыгышы аеруча кызыксыну уятты. Муниципаль берәмлекләрдә туган тел һәм әдәбияты укытуның торышына йомгак ясалды. Мәгариф өлкәсендәге алдынгы технологияләр кулланып хезмәт итүче, әйдәп баручы укытучыларга күкрәк билгеләре,мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бу семинарны оештыруда "Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоцияциясе" җитәкчесе Рузилә Фирдәвесовна Фәттахова күп тырышлык куйган. Ассоцияция узган ел гына оештырылуына карамастан, үзенең кыйбласын дөрес билгеләп,туган телләрне укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр куллану буенча зур эш башкара. Ассоцияциянең интернетта үз сайты,электрон почтасы,ватсапта үз төркеме бар. Һәркем үзе эзләгән сорауларга җавапны республика укытучылары,мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге консультантлары аша таба ала. 

Республика семинарыннан  киләсе уку елына яңа планнар төзеп,бердәмләшеп эшлик дигән фикерләр белән таралыштык.

Теләче районы халкы безне ипи-тоз,ачык йөз белән каршы алды, елмаеп озатып калды.
Фатих Хөсни исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчеләренә, мөгаллимнәренә, семинарны оештыруда үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт әйтеп таралыштык.

Новый поселогы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәүҗетова Р.Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев