Тукай районы делегациясе Казандагы Тукай көне тантанасында катнашты
Бүген, 26 апрельдә, Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бара торган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу белән тәбрикләде.
Бәйрәм чарасында Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айсылу Галиуллина җитәкчелегендә делегация дә катнашты. Делегация составында Күзкәй урта мәктәбе укытучылары Резидә Мингалимова, Нәзилә Авзалова һәм 11нчы сыйныф укучысы Гөлзадә Мингалимова да бар иде. Тантанада Тукайның «Кәҗә белән Сарык Печән Базарында» әсәре буенча музыкаль спектакль күрсәтелде.
«Тукай - татарлар өчен генә түгел, төрки халыклар өчен дә үрнәк. Тукай премиясенә чит илләрне дә катнаштыру планы бар. Аерым булырмы, карарбыз, уйларбыз», - дип сөйләде үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш Татарстан Рәисе Тукайның тууына 150 ел тулуга әзерлек эшләре якын арада башланачагын әйтте.
Тантана «Туган тел» гимны белән ачылды. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев