Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы дәваханәсенә 25 ел

– Тукай үзәк дәваханәсе бинасының төзелеше әле дә мине горурлык хисе белән яшәтә. 1987 елда дәваханәсенең комплекслы булуы төзелеш проектына норматив документлар белән кертелмәсә дә, үзебезнең тырышлык белән без аны шундый итеп оештырдык. Әлеге комплекс үз эченә күп юнәлешле шифаханә, диагностика үзәге, күп юнәлешле хирургия, терапия, гинекология, косметология бүлекчәләре, реанимация, реабилитация бүлекләрен үз эченә алды һәм шулай ук комплексның эшен тәэмин итүче, хезмәт күрсәтүче көчле инфраструктура да булдырылды. Дәваханәнең үз гаражлары, складлары, кер юу урыны, үз ремонт базасы булды,– дип сөйләде Тукай үзәк хастаханәсенең элеккеге баш табибы Зиннур Закиров.

Зиннур Мортаза улы белән без телефон аркылы элемтәгә кереп, район дәваханәсе, аның элеккеге коллективы, эш юнәлешләре турында юкка гына сөйләшмәдек. Әлеге сөйләшү 1 сентябрь көнне район дәваханәсенең яңа, хәзерге вакытта эшләп килүче бинага күчүнең 25 еллыгына багышланган иде. 
«Яңа бина кирәк!»
Зиннур ага белән сөйләшкәнче, безгә аның ул вакыттагы урынбасары, Петр Александрович Куркин белән дә күрешергә насыйп итте. 1993 елда Самарадан Чаллыга кайткан табиб Петр Александрович эшкә урнашу мәсьәләсе белән Зиннур Закировка мөрәҗәгать иткән. Бергә сөйләшеп алганнан соң, җитәкче аңа бернәрсә дә вәгъдә итмәсә дә, читтән кайткан табиб шәһәрнең балалар тудыру йортына эшкә урнашып, өч ай вакыт үткәч тә, Зиннур Мортазин аны үзе эзләп таба.
– «Петр, без район дәваханәсе өчен яңа бина төзи башладык һәм төзелешнең барышын карап-тикшереп торырга үземнең генә көчем җитми. Моны урынбасарларыма кушар идем дә, аларның барысы да хатын-кызлар. Ә мондый төр эшне тиешенчә күзәтеп торыр, контрольдә тотар өчен көчле ир кулы кирәк», – дип, Зиннур Закиров мине менә шул рәвешле эшкә чакырды, – дип искә ала ул елларны Петр Куркин. 
Район дәваханәсенең яңа, үз бинасын булдырыр өчен, Петр Александровичка баш табиб белән бергә берләшеп шактый гына маңгай тирен түгәргә туры килә. 
– Ул вакытта булачак дәваханәнең диварлары бар иде инде. Ләкин төзелешне алып барган шәһәр төзелеш идарәсе безнең объектны туктатып, катырып куймакчы иде. Зиннур Закиров исә моңа каршы чыгып, эшне ахырына кадәр җиткерергә тырышып йөрде. Чөнки, тулай торак бинасында урнашкан район больницасы үз эшен тиешенчә, сыйфатлы башкарсын өчен, чыннан да аерым бинага мохтаҗ иде. Һәм күп каршылыкларны узып, без барырбер үз максатыбызга ирештек, – дип сөйләде Петр Куркин. 

Автобусларга төяп күчерделәр
Шул рәвешле, 1997 елны Тукай дәваханәсенең стационар өлеше төзеп бетерелде, шунда ук поликлиника да урнаштырылды. Шул елның 1 сентябрендә яңа урынга сәркатибе белән башта баш табиб күчте, аннары, бина чистартылып, пациентларны дәвалау өчен бар мөмкинлекләр булдырылгач, автобусларга утыртып, анда авыруларны да күчерделәр. Ул вакытта әле бина төзелеп бетмәгән, складлар да, гаражлар да, башкасы да юк иде. 
 – Подряд оешмасы үзгәргәч һәм үзебезнең медицина хезмәткәрләре көче белән барлык эшләрне тәмамлаганнан соң, 1999 елда район дәваханәсе бинасы тулысы белән ачылды. Ул вакытта Зиннур Мортаза улының тырышлыгы белән биредә иң көчле белгечләр эшләде, дәвалау, профилактика, тернәкләндерү юнәлешләрендә зур мөмкинлекләр булдырылып, читтә яшәүчеләр дә безнең больницада дәвалануга эләгергә тырышалар иде, – диде Петр Куркин. 
Зиннур Закиров та бу елларны, бергә эшләгән хезмәттәшләрен сагынып искә ала: 
– Коллективыбыз искиткеч дус, күмәк иде. Аннары табибларыбыз, бөтен медицина хезмәткәрләребез дә үз өлкәсендә эшләрен яхшы белүче, көчле белгечләр булды. Район халкын дәвалау өчен булдырылган мөмкинлекләрне дә онытырга ярамый. Биредә пациентларга урнашып дәвалану өчен 200 урын, санатор шартларда дәвалау өчен өстәмә  мөмкинлекләр булдырылган иде, – дип әйтте Зиннур Мортаза улы. 
Бүгенге көндә дәваханә территориясендә үсеп утыручы меңләгән агачтан торган парк та, 90нчы елларда яңа бинага килеп урнашкан, шунда эшләгән коллектив куллары белән утыртылган. Язын ул шау чәчәктә торган алмагачлары, сирень, миләшләре белән авыруларның, табибларның кәефен күтәреп, ел әйләнәсендә дә матурлыгы белән берәүне дә битараф калдырмый. 

Әле дә эшлиләр
Район дәваханәсенең яңа бинага күчүенә 25 ел тулган дәвер эчендә аның тормышында күп нәрсәләр үзгәрде. Баш табиблар, урынбасарлар, хезмәткәрләр алышынды, кемдер лаеклы ялга китте, кемдер инде, ни кызганыч, мәрхүм дә. Ләкин, биредә беренче көннән алып әлеге вакытка кадәр эшлүчеләр дә бар әле. Бу гинекология бүлеге мөдире Наилә Гессер да, неврология бүлеге мөдире Винир Хәкимов һәм дәваханәнең баш исәп-хисапчысы булып эшләүче Әнисә апа Дәүләтшина. Алар бүген дә район дәваханәсенең тоткасы, тәҗрибәле, зур хөрмәткә ия белгечләре булып калалар. 
– Мин дәваханәгә яшь белгеч булып эшкә килгән идем. Ул вакытларда биредә чыннан да бик көчле, үз эшен энәсеннән җебенә кадәр белгән белгечләр эшләде. Һәм бу табибларга гына түгел, шәфкать туташларына, хезмәт күрсәтүче башка хезмәткәрләргә дә кагыла. Коллективыбыз бик тату, дус иде, һәммәбез үз хезмәтен бар күңелен биреп башкара, халыкка кешелекле мөнәсәбәттә була белде. Мәсәлән, үзем неврология бүлегенә эшкә килгәч тә, ул вакытта бүлек мөдире булган Михаил Семенович Драгуев, табиб-невролог Валентина Ивановна Цветкова бик нык ярдәм иттеләр, күп нәрсәгә өйрәттеләр. Аларның пациентларга булган кешелекле мөнәсәбәтләре, үз эшләренә җаваплылыгы миндә дә үз эзен калдырып, зур йогынты ясады. Баш табиб Зиннур Закиров та табибларның эшләренә, дәвалуга бәйле идеяларга, яңартуларга һәрвакыт ачык булып, безгә һәряктан ярдәм итте, – дип, элек эшләгән елларын искә алды район дәваханәсенең неврология бүлеге мөдире Винир Хәкимов. 
Ничек кенә булмасын, бүгенге көндә дә, район үзәк дәваханәсендә эшләүчеләр район халкының сәламәтлеге сагында тора һәм шушы бинаның ачылуына сәбәпче булган, аның традицияләрен барлыкка китергән эллекеге коллективын, ветераннарын онытмый. Без дә үз чиратыбызда район дәваханәсе ветераннарына, бинаның ачылу дәвереннән бүгенгесе көнгә кадәр биредә намуслы хезмәт куючы табибларга һәм белгечләргә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм бәхет теләп калабыз.      

Алсу Тимерханова
Фотолар П.Куркин, З.Закировтан алынды
   

         
      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев