Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы – чигүле картада

Сишәмбе көнне Казанда «Татарстан Рес пуб ликасының чигелгән картасы» исемләнгән проект кысаларында зурлыгы 3тән 5 метрга кадәр булган картаны тәкъдим итү чарасы үтте.

Бу елның февраль аенда башлан ган әлеге проектта ра йо ныбызның Калмия авылыннан Татарстанның рәс самнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева да катнашты.

Февраль аеннан 43 район остасы тәүлек буе диярлек үз районын чагылдырган карта өлеше өстендә эшләгән. Районның нәрсә белән дан тотуын истә тотып эскизлары ясалган, төсләр сайланган, алар оештыручылар белән килешенгән. Тәҗрибәле осталар белән бергә, чигүчелек белән яңа гына шөгыльләнә башлаган, теләге булган туташлар, ханымнар да катнашкан.

– Без чиккән зур карта Кремльдә сакланачак, дип әйттеләр безгә. Әлеге зур картадан кала без аның тагын бер кечкенәсен дә чиктек әле. Анысы Россиякүләмендәге проект өчен. Берүк әй бер нең икенче тапкыр кү чермәсен чигү әлбәттә ялыктыргычрак булды. Шулай да без үз эшебезне менә дигән итеп башкардык дип әйтә алам, – диде проектта катнашуы турында Хәния ханым.

Әлеге проектның җитәк чесе һәм дизайнеры итеп Мәрҗәни исемендәге фән Академиясенең фәнни хезмәткәре Гүзәл Вәлиева куелган. Проектның дизайнеры һәм башкаручысы исә – Розалина Мусабирова.

Эш вакытында осталар күптән кулланылмаган чигү техникаларыннан файдаланганнар, картаны көн саен диярлек, 12шәр сәгать дәвамында чиккәннәр.

– Эскизны үзебезнең район дизайнеры Гөлназ Ганнич эшләде. Әлеге эскизда Тукай районы дан тоткан бар нәрсә дә чагылды. Биредә сандугач образында легендар җырчыбыз Илһам ага Шакиров та күрсәтелде, районыбыз тарихын чагылдырган символикалар да керде. Бик зур эш башкардык. Картаның гадирәк өлешләрен миңа чигергә ярдәм итүчеләр дә табылды. Бу Ләйсән һәм Айгөл дигән кызлар. Алар чигүнең итәк өлешен чиктеләр. Шул рәвешле бу минем генә эшем түгел, ә күмәк хезмәт булды. Эшне тәмамлагач та бик зур горурлык хисе кичердем. «Менә бит ничек булдырдык, татар халкының сәнгать байлыгын, мат урлыгын күрсәтә алдык», – дигән рәхәт уйларда йөрдем. Аннары 30 ел гомеремне чигү эшенә башкарган кеше буларак, соңгы елларда әлеге сәнгать төренә игътибарның артуын күреп-тоеп, моның өчен дә сөендем. Әлеге проектта без, Тукай районы үзенең дәрәҗәсен күрсәтте дип, ышанып әйтә алам, – диде Хәния Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев