Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы балалары хәрби-патриотик лагерьга юл тотты

12 бала Түбән Кама районында урнашкан «Патриот» чатырлы лагерена ял итәргә китте.

Каникулларның 7 көнен алар хәрби-патриотик мохиттә, табигать кочагында уздырачак.

«Патриот» лагеры ел саен Татарстанның төрле почмакларыннан йөзләгән баланы кабул итә. Быел да укучыларны бик бай һәм файдалы программа көтә: тәнне һәм җанны чыныктыручы иртәнге зарядкалар, спорт ярышлары, команда рухын тәрбияләүче тактик уеннар, тарихи сәгатьләр һәм остаханәләр.

Чатырларда яшәү, кыр кухнясы сыйлары һәм кичләрен учак янында җырлап утырулар балалар күңелендә иң якты хатирә булып калачак.

Фото: район мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев