Тукай районы авыл җирлекләренә яңа автомобильләр тапшырылды
Өч авыл җирлеге бүген ачкыч алдылар.
Татарстан муниципалитетлары арасында республика конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды. Республика көненә багышланган тантана бүген Рөстәм Миңнеханов катнашында «Казан Экспо» күргәзмә үзәге янында узды.
Конкурсның төп бүләге-хезмәт транспорты. Быел муниципаль берәмлекләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм 4 Sollers Atlant микроавтобусы тапшырылды.
Тукай районыннан иң яхшылар рәтенә Әҗмәкәй, Биклән һәм Кенәз авыл җирлекләре керде.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев