Татарстанда 9 октябрьдә +17 градуска кадәр җылытачак
Яңалыклар

Татарстанда 9 октябрьдә +17 градуска кадәр җылытачак

9 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр булмый. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исә, тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәчәк. Төнлә һава температурасы +2…+7 градус булачак. Аязган вакытта түбән урыннарда температура -1…+1 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава +12…+17 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев