Яшьләр үзәге хезмәткәрләре ТР Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларына лаек булды
җәмгыять

Яшьләр үзәге хезмәткәрләре ТР Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларына лаек булды

Районыбызның яшьләр үзәге директоры Алинә Шакурова һәм «ФОРПОСТ» структур бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Сөләйманова волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләнделәр.

Бүләкләү тантанасы Казан шәһәрендә, волонтерлык оешмалары белән эшләүче белгечләр өчен узган ике көнлек республика семинарында узды. Семинар 6-7 октябрь көннәрендә «Добрый» балалар сәламәтләндерү лагере базасында оештырылды.

Татарстанның барлык районнарыннан килгән белгечләр волонтерлыкны үстерү стратегиясен, гуманитар йөкләрне рәсмиләштерү кагыйдәләрен, «Хезмәт аша уку» программасын һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты күрсәткечләренә ирешү планнары турында сөйләштеләр. Чара нәтиҗәле эшләүче волонтерларны һәм тармак лидерларын бүләкләү белән тәмамланды.


Нет комментариев