җәмгыять

Татарстанда кемнәрне эштән кыскартырга ярамый?

Оешмада штат саны кимегәндә, эш бирүче теләсә кайсы хезмәткәрне эштән азат итә алмый. Хезмәт законнары аерым категория гражданнарны яклый, ә кайберәүләргә эш урынын саклап калуда өстенлек бирә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Кемнәрне кыскартырга ярамый?

Штат кыскартылганда түбәндәге хезмәткәрләрне эштән азат итү тыела:

  • йөкле хатын-кызларны;
  • өч яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызларны;
  • 14 яшькә кадәрге баласын яки инвалид балигъ булмаган баласын ялгызы тәрбияләүче аналарны;
  • инвалид баланың бердәнбер туендыручысын;
  • законда күрсәтелгән шартларга туры килгән күпбалалы гаиләләрдәге ата-аналарның берсен.

Кемнәргә эштә калу өстенлеге бирелә?

Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм квалификациясе бертигез булган очракта, өстенлек түбәндәге хезмәткәрләргә бирелә:

  • ике яки күбрәк кешене карамагында тотучыларга;
  • гаиләдә бердәнбер хезмәт хакы алучы кешеләргә;
  • әлеге оешмада хезмәт имгәнүе алган яки һөнәри авыру кичергән хезмәткәрләргә;
  • эш бирүче юлламасы белән квалификациясен күтәрүчеләргә;
  • инвалидлыгы булган кешеләргә;
  • дәүләт серенә кертелгән мәгълүматлар белән эшләүчеләргә;
  • уйлап табучыларга һәм югары дәүләт бүләкләре алган хезмәткәрләргә.

Штат кыскартканда эш бирүче законда каралган чикләүләрне һәм хезмәткәрләрнең өстенлекле хокукларын исәпкә алырга тиеш.


Нет комментариев