җәмгыять

Мәскәү компанияләре «Хәләл» сертификатын ташлама белән алачак

Чит илләргә үз продукциясен тәкъдим итәргә ниятләгән Мәскәү компанияләре өчен яңа мөмкинлек барлыкка килде. Алар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитетында халыкара таләпләргә туры килүне раслаучы сертификатны 15 процентка кадәр ташлама белән ала алачак. Бу мөмкинлек Мәскәү экспорт үзәге белән төзелгән хезмәттәшлек килешүе нәтиҗәсендә барлыкка килде.

Документка Мәскәүдә узган «Алтын көз» XXVIII Россия агросәнәгать күргәзмәсендә кул куелды. Килешүне Мәскәү экспорт үзәге җитәкчесе Виталий Степанов һәм Татарстанның «Хәләл» комитеты рәисе Габбас хәзрәт Шляпошников имзалады. Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа килешү Мәскәү җитештерүчеләренә продукцияләрен халыкара базарларга чыгарганда сертификация чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк. Комитет сертификаты Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм башка төбәкләрдәге илләрдә таныла.

Сертификатны кабул итүче илләр арасында Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Малайзия, Индонезия, Кытай, Япония, Катар, Күвәйт, Оман, Казахстан, Белоруссия, Испания, Нигерия, Таиланд, Иордания, Бәхрәйн, Кыргызстан һәм Көньяк Африка Республикасы бар.


Нет комментариев