Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районы администрациясендә озак еллар намуслы хезмәт иткән ветераннарны хөрмәт иту чарасы булды

Тукай районының тәҗрибәле хезмәткәрләре өчен махсус экскурсия үткәрелеп, аларга соңгы еллардагы яңа проектлар күрсәтелде. Район үсә, үзгәрә, ә бу үсештә аларның да зур өлеше бар. Хөрмәт чарасы ветераннарны районның бүгенгесе һәм киләчәге белән таныштыруны максат итте.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Тукай районы хакимиятендә күп еллар намуслы хезмәт куйган, бүгенгесе көндә, күпчелеге, лаеклы ялда булган кешеләрне хөрмәтләп оештырылган чара – район җирлеге буйлап экскурсия матур һәм эчтәлекле итеп оештырылуы белән күңелләрдә озак еллар матур хатирә булып сакланыр.

Экскурсиянең максаты – шушы район җирлегендә хезмәт куйган кешеләргә бүгенгебезне – Тукай районы инфраструктурасын, җирлекнең артериясе ролен үтәүче юлларын күрсәтүдән гыйбарәт иде. 

Ихтирамга лаек өлкәннәр соңгы елларда районыбызда башкарылган күркәм эшләрне күреп таң калдылар. Район җирлеге буенча экскурсиядә йөргәндә яңа салынган, ремонтланган юллар аша үткәндә соклануларын белдерделәр. Район халкының тормыш-яшәешен яхшырту максатыннан төзелгән һәм капиталь ремонт ясалган социаль объектлар аларны аеруча сөендерде. Районның хәзерге бюджетын белгәннән соң гаҗәпләнүләрен яшермәделәр, гәрчә аларның күбесе бу сферада “бер пот тоз ашаган” кешеләр булсалар да. Чынлап та, социаль объектлар салуга, биналарны төзекләндерүгә тотылган чыгымнар суммасы бик тә саллы.

Яр Чаллы–Сарман трассасыннан кече авылга – Ташкичүгә кадәр салынган яңа асфальт юлдан җилдергәндә өлкәннәр районда кече авылларга карата булган игътибарны тойдылар. «Татарстан» совхозы поселогында «Уңайлы шәһәр мохиты булдыру» илкүләм проекты буенча төзелә торган ял паркында булдылар. Сквер, Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев әйтүенчә, искиткеч матур булачак. Ташландык хәлдәге территориядән чәчәк атучы сквер ясау өчен саллы бюджет та, алтын куллар да кирәк. Бу яктан, Аллаһка шөкер, районыбыз төшеп калганнардан түгел!

Тукайлыларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен район җирлегендә барлык шартлар да тудырылган. Мисал өчен, Сосновый Бор поселогындагы «Яшьлек» спорткомплексы шуның ачык мисалы. Сәяхәтебезнең чираттагы объекты нәкъ менә шушы спорткомплексы иде. Республика программасы кысаларында, капиталь ремонттан соң, быел сентябрь аенда ачылган заманча «Яшьлек» спорт комплексы кирәкле инвентарь белән тулыландырылган. Андагы спорт, тренажер, гимнастика, махсуслаштырылган көрәш  залларын күреп өлкәннәр сокланудан “тел шартлатып”: «Бу спорт комплексы шәһәрләрнекенә биргесез!» – диделәр. Аннары районыбызда мәдәни чаралар уздырыла торган җирлеккә – Яңа поселогындагы ял һәм мәдәният паркына киттек.

Яңа поселогындагы «Г.Тукай исемендәге» ял паркындагы Бөек Ватан сугышы каһарманнарының һәм махсус хәрбия операция барган зонада батырларча һәлак булган якташларыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан куелган һәйкәлгә, мемориалга район башлыгы Камил Нәҗмиев, хакимияттә җаваплы вазыйфа башкаручы хезмәткәрләр, барлык өлкәннәр кып-кызыл булып янып торучы канәферләр салдылар.

Кара тасмадай сузылган асфальт өслекле юлдан баручы өлкәннәребез районыбыздагы уңай үзгәрешләрне күреп яшәреп киткәндәй булуларын яшермәделәр. Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев аларга ирешелгән уңышларыбызны саннар һәм фактлар аша җиткереп, барлык яңалыклар хакында сөйләп барды.

Кече Шилнәдәге административ бина, аеруча гомумбелем бирү мәктәбен күргәч, өлкәннәрнең соклануларының иге-чиге булмады. Капиталь ремонт ясалган элекке мәктәп һәм 618 урынга исәпләнгән яңа мәктәп корпусы галерея аша тоташтырылганлыктан тулы бер ансамбльне тәшкил итә. Корпусның гомуми мәйданы – 5,7 мең кв. метр тәшкил итә.  Биредә 26 уку, фән кабинетлары заманча технологияләр, инвентарь, уку әсбаплары белән тәэмин ителгән. Өстәмә белем бирү өчен 3 класс һәм компьютер классы заманча техника белән җиһазландырылган. Укытучылар һәм уку-укыту бүлеге мөдире, психолог кабинетлары бүгенге көнгә яраклаштырып эшләнгән. Белем йортында иҗади дәрес, түгәрәкләр өчен кабинетлар, әдәби-драма студиясе һәм заман таләпләренә җавап бирердәй ашханә бар. Балаларга һәм укытучыларга уңайлы булсын өчен яңа корпус мәктәпнең төп бинасы белән тотыштырылган. Галерея – иркен, уңайлы һәм зәвыклы эшләнгән.  Укытучыларга белем һәм тәрбия бирү, укучыларга белем алу өчен биредә барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган.

Элекке мәктәп бинасы нигезеннән алып түбәсенә кадәр һәм эче тулысынча ремонтланды, яңартылды. Мөһим социаль объект өр-яңа мәктәп рәвешен алды. Шулай ук мәктәп яны территориясе төзекләндерелде. Мәктәпнең эченә керүгә башка дөньяга килеп кергән сыман булдык. Якты, иркен, киң һәм өр-яңа! Балкып торган мәктәпнең педагогик коллективы һәм укучылар кунакларны җылы каршы алдылар. Укучыларның туган телдә матур итеп җыр башкарулары өлкәннәр күңеленә аеруча хуш килде.

Өлкәннәр автобуста барганда бу уңышларның башында республика һәм район җитәкчелеге торуын, юл салучы һәм төрле объектларны төзүчеләрнең фидакарь хезмәтен кат-кат ассызыкладылар.

Бәйрәм өлкәннәр өчен әзерләнгән мул сыйлы табын артында дәвам итте. Түгәрәк өстәлләр артында затлы сый-хөрмәт белән хушланучы өлкәннәребезгә мәдәният әһелләре җыр-моңнарын бүләк итте. 

Район башлыгы Камил Нәҗмиев хөрмәткә лаеклы хезмәт ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләп: «Сез – үзвакытында районның ныклы тоткасы булган белгечләр, җитәкчеләр, төрле һөнәр ияләре. Сез – яшьләрне эшкә өйрәткән, үз эшегезне намус белән, җиренә җиткереп башкарган буын вәкилләре. Бай тормыш һәм эш тәҗрибәгез белән ихластан уртаклашучы остазлар буларак лаеклы алмаш тәрбияләп калдырдыгыз. Һәрвакыт район тормышы белән кызыксынып торасыз. Сез яхшы нигез салып калдырганга Тукай районы Республикабыз буенча авыл районнары арасында социаль-икътисадый күрсәткечләр, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча һәрвакыт алдынгылар сафында. Арагызда әлеге вакытта да хезмәт куючылар бар. Һәммәгезгә дә сәламәтлек һәм бәхетле тормыш телибез. Матур итеп олыгаю – үзе зур бәхет. Шулай, бер-беребезне санлап һәм аңлап, хөрмәт итеп, аралашып яшәргә язсын!» – дип изге теләкләрен ирештерде, рәхмәтен белдерде.

Район инвалидлар һәм пенсионерлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева хөрмәтләү чарасына җыелган өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Алар адресына җылы сүзләрен ирештерде, изге теләкләрен җиткерде. Элекке елларда эшләп киткән район башлыклары Роберт Шәкүров, Таһир Харматуллин, Васил Хаҗиев коллегалары белән бергә эшләгән елларны сагынып искә алдылар. Район җирлегендә барган күркәм үзгәрешләрне, ирешелгән уңышларны күреп сөенүләрен белдерделәр. Яр Чаллы шәһәре легендасы, атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева хезмәт юлын Әҗмәкәй авыл җирлегендә башлавын әйтте һәм шул чорларны җылы итеп искә алды. Районда яшәүче авыл халкын ихластан яратуын белдерде, тукайлыларның ак кала һәм КамАЗ төзелешенә керткән бәяләп бетермәслек өлеше хакында искәртте. Яшьлек каласы булган Яр Чаллыны, гигант КамАЗны төзүдә зур өлеш керткән өлкәннәрнең тырышлыгын һәрвакыт бәяләргә, аларны хөрмәтләргә кирәклеген ассызыклады. 

Бәйрәмдә катнашучы өлкәннәр барлык чараларны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев