Тукай эшмәкәрләр Советы республика дәрәҗәсендәге бүләк белән билгеләп үтелде
Россия эшмәкәрлеге көне алдыннан Татарстанда бизнеска ярдәм итү буенча иң яхшы иҗтимагый советка VI Республика конкурсына йомгак ясалды.
Бүләкләү тантанасы Яшел Үзәндә узды, анда бөтен республикадан эшлекле вәкилләр җыелды.
Тукай районы эшкуарларының координация советы берьюлы ике бүләк яулап, үзенең нәтиҗәле булуын исбатлады. «Махсус хәрби операциядә катнашучыларыга ярдәм иткән өчен» һәм «Эшмәкәрләргә грант ярдәме алуда ярдәм иткән өчен» номинацияләрендә бизнесны һәм социаль инициативаларны үстерүдә әһәмиятле ролен раслый торган дипломнарга лаек булды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасының икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов советка нәтиҗәле эшчәнлеге һәм республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Бу уңыш – совет рәисе Эльфат Хәбибрахмановның һәм аның командасының килешеп эшләү нәтиҗәсе. Аларның актив позициясе, инициативалылыгы һәм нәтиҗәгә омтылуы җирле бизнеска үсәргә һәм яңа үрләргә ирешергә ярдәм итә.
Лаеклы бүләкләрегез белән котлыйбыз! Сезнең казанышларыгыз – уртак тырышлык белән эшмәкәрлекне үстерү һәм район икътисадын ныгыту өчен шартлар тудыруның ачык мисалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев