Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тукай авазы» радиотапшыруы республикакүләм бәйгесендә хөрмәтләнде

17 гыйнвар көнне Казанда Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләрен яктыртуга юнәлтелгән «Ышаныч һәм куркынычсызлык» дип аталган массакүләм мәгълүмат чаралары арасында 20 ел рәттән үткәрелүче республикакүләм бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы, полиция подполковнигы Рөстәм Гарипов, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкат Миңнеханов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар Союзы җитәкчесе Илшат Әминов, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашында узды.

Шунысы куанычлы, «Күңел» радиосында Тукай районы тормышын яктыртучы  «Тукай авазы» тапшыруы да җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнде. Аның авторы hәм алып баручысы Алена Фазылова «Юллар сагында» номинациясендә җиңү яулады! Ул  диплом белән бүләкләнде. Искәртеп узыйк, «Күңел» радиосында «Тукай авазы» тапшыруы 2021 нче елдан бирле эфирга чыга.

/Фото ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев