Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Тугызынчылар имтихан бирмәячәк?

12 майдан илдә үзизоляция режимы туктатылып, предприятие-оешмалар эшкә кереште. Районда барлык балалар бакчалары эшли башлады. Мәгариф бүлеге башлыгы Наил Габдуллинның сүзләренә караганда, балаларны саклау өчен барлык санитар-эпидемиологик чаралар катгый үтәлә.

Мәктәп укучыларының каникуллары 24 майдан башлана. Рәсми булмаган чыганакларга караганда, коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар төп дәүләт имтиханыннан (ОГЭ) азат ителәчәк, бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) сроклары июль уртасына күчереләчәк. Югары уку йортларына керергә планлаштырмаган укучылар ЕГЭ урынына йомгаклау аттестациясе генә тапшырачак. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев