Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туганлыкка чикләр юк

2023 нче ел –Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы.

Безнең республикада төрле милләт халыклары үзара дус яшиләр: бер-берсенә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар,бәйрәм итәләр. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез районыбызда  яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады.

Сәмәкәй мәдәният йортына кунакка керәшен кардәшләребез килде. Алар Минзәлә районы Кадерәк авылыннан,  “Туганайлар”керәшен фольклор ансамбеле. Кунаклар керәшеннәрнең бәйрәм, йола, гореф-гадәт күрсәттеләр, җыруларын җырладылар.Ә сәмәкәйлеләр чиратыбызда татар халыкның асыл бизәкләре булган җырларын, җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкардылар.Татарның  Һәрберебезгә таныш булган "Чума үрдәк, чума каз",”Куш  кулым”,”Капкалы “ уеннарын ,керәшен халкының “Йомырка тәгәрәтү”уеннарын бергәләп уйнадылар.   

Әбиләр сандыкларыннан милли киемнәоен алып киеп килгәннәр иде.Бәйрәмдә милли киемнәр төрлелеге аерым бер урын алып торды. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.Анда да татар халкының милли ризыклары: гөбәдия,чәк-чәк  белән сыйландылар. Дуслык - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң яхшысы.

Альмира Исхакова.

Фото Сәмәкәй авылы китапханәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев