Туфрак эшкәртү эшләрен арттыру бурычы куелды
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда туфрак эшкәртү эшләре 68 процентка башкарылган. Пландагы 56749 гектар мәйданның 38550 гектары тулысынча эшкәртелгән. Хакимияттә узган атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев авыл хуҗалыгы предприятиеләренә туфрак эшкәртү эшләрен арттыру бурычын куйды. Шулай ук районда орлыкка кукуруз алу эшләре башланды....
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда туфрак эшкәртү эшләре 68 процентка башкарылган. Пландагы 56749 гектар мәйданның 38550 гектары тулысынча эшкәртелгән. Хакимияттә узган атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев авыл хуҗалыгы предприятиеләренә туфрак эшкәртү эшләрен арттыру бурычын куйды.
Шулай ук районда орлыкка кукуруз алу эшләре башланды. 1642 гектар мәйданның 250 гектары суктырылган. Тулай җыем - 705 тонна. Һәр гектардан уңыш 28,2 центнер чыга. Һава торышы яхшыру белән бәйле, район хуҗалыкларында бәрәңге алу, яшелчә җыю, силоска кукуруз уру эшләре дәвам ителде. Бүгенге көндә 144 гектар мәйданнан 3 мең тоннадан артык бәрәңге алынган, 27 мең тоннадан артык силос әзерләнгән, 350 тонна кәбестә һәм 250 тонна кишер алынган.
«Кама» агрофирмасы басуларында шикәр чөгендере алу эшләре актив бара. Барлыгы 2183 гектар мәйданнан 77 мең тоннадан артык татлы тамыр алынган. Бу - барлык мәйданның 72 проценты. Уңыш гектарыннан 356 центнер тәшкил итә. «Кама» агрофирмасы җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә агрофирма хезмәтчәннәре ХПК-3 (Теләнче Тамак авылында урнашкан) бүлекчәсенең басуларында тулысынча шикәр чөгендерен алып бетергәннәр. Аннары исә ХПК-2 (Яңа Бүләк авылында урнашкан) бүлекчәсенең шикәр чөгендере басуларына керергә ниятләп торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев