Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Түбән Камадагы фаҗигадә зыян күрүчеләрнең саны арта

Предприятие матбугат хезмәтенең рәсми мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта бер кешенең һәлак булуы расланды. Зыян күрүчеләр саны 55 кешегә җитте. Аларда төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр теркәлгән, хәзерге вакытта барысына да ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә. Сигезе авыр хәлдә, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Әлеге хәлдән соң, Түбән Кама медицина хезмәте югары әзерлек режимына күчерелде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллыдан шәһәргә оператив рәвештә 6 өстәмә ашыгыч ярдәм бригадасын җибәрде. Урында медикларның 19 бригадасы эшли, өстәмә санавиация һәм Республика клиник хастаханәсе белгечләре, һәлакәтләр медицинасының 2 бригадасы эшли.

Завод территориясендә янгынны сүндерү эшләре дәвам итә. Операциягә МЧСтан 60 тан артык хезмәткәр, 19 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Аккредитацияләнгән лаборатория белгечләре һаваны өзлексез тикшереп тора. Хакимият белдерүенчә, шәһәр халкы һәм төбәк экологиясе өчен куркыныч юк. Тикшерү нәтиҗәләре предприятиенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә даими басылып торачак.

Җитештерү объектларында сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Тикшерүчеләр вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклыйлар, шулай ук зыян күрүчеләр һәм шаһитлар белән эшлиләр.

Шартлау нәтиҗәсендә мөлкәте зыян күргән гражданнар өчен «кайнар линия» ачылды. Дәгъвалар бирү мәсьәләләре буенча 8 (8555) 35-10-72; 8 (8555) 35-10-00 номерлары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк:

Шулай ук ситуация үзәге белгечләре, мөлкәткә зыян килү мизгелен теркәү өчен, видеодомофоннар һәм видеокүзәтү камералары язмаларын карарга ярдәм итәргә әзер.

Хәлакәт турында хәбәрләр тулыландырылачак.

Фото: канал Татмедиа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев