Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Түбән Кама нефтехим» предприятиесендәге янгында 12 кешенең гомере өзелде

«Түбән Кама нефтехим» предприятиесендәге (СИБУР структурасына керә) янгында һәлак булучылар саны 12 кешегә җитте. Бу хакта 6 апрельдә компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Холдинг мәгълүматлары буенча, предприятие территориясендә эзләү операциясе тәмамланган. Компания һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Һәлак булучылар арасында 11 ир-ат һәм 1 хатын-кыз бар. Күпчелеге предприятие хезмәткәрләре, шулай ук подряд оешмалары һәм ашыгыч хезмәтләр вәкилләре булган.

Искәртеп узабыз, фаҗига 31 мартта булды: предприятиедә шартлау булып, янгын чыккан иде. Янгынны тулысынча бары тик икенче көнне генә сүндерә алдылар.

Бүгенге көндә медицина учреждениеләрендә 25 зыян күрүче кала. Моңа кадәр бер пациент хастаханәдән чыгарылган. Мәскәүдә 10 кеше дәвалана, Казанда алар — 6, шул исәптән Түбән Камадан ярдәм алу өчен өч кеше күчерелгән. Тагын 9 кеше Түбән Кама хастаханәсендә кала.

Вакыйганың сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев