ТРның кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская һәм ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин гражданнарны кабул итә
Тукай районының кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе хәбәр итүенчә, 31 май көнне сәгать 10.00дә ТРның кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская һәм ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин хәрби хезмәткә алынганда гражданнарның хокукларын саклау мәсьәләләренә багышланган бердәм кабул итү көне үткәрәләр. Кабул итү ТРның кеше хокуклары буенча...
Тукай районының кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе хәбәр итүенчә, 31 май көнне сәгать 10.00дә ТРның кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская һәм ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин хәрби хезмәткә алынганда гражданнарның хокукларын саклау мәсьәләләренә багышланган бердәм кабул итү көне үткәрәләр.
Кабул итү ТРның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 61нче йорт, үзәк подъезд,
3 этаж, конференцияләр залы) уздырылачак. Гражданнар түбәндәге телефоннар аша алдан ук язылып куя ала: (843) 236-41-80 (ТРның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты), (8552) 70-41-80 (Тукай районының кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиленең кабул итү бүлмәсе).
Фото чыганагы: temakazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев