Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төрле була шалкан бәясе

Соңгы вакытларда яшелчәләргә: аш чөгендеренә, кишергә, суганга бәяләр арту халыкны гына түгел, аны үстерүчеләрне дә сискәндереп җибәрде. Әйтерсең аларны җиде диңгез артыннан алып кайталар. Яшелчә үстерүчеләр фикеренчә быел районыбызда яшелчә уңышы шактый мул булачак. Чит төбәкләрдән кайтарылган суган, кишер кебек яшелчәләргә кытлык булмаячак.Бәрәңге белән генә бераз хәлләр катлаулырак булырга мөмкин. Анысын да фермерлар алдан кайгыртып су сибеп үстерәләр.

Танылган фермер Минталип Миңнеханов фикеренчә быелгы уңыштан әле зарланырга иртәрәк. Бәяләр төшәчәк, ди ул. Чыннан да авыл бакчаларында инде чөгендер, кишер, суган уңышын җыя башладылар.
Хәзер инде үзебездә үскән яшь кәбестәләр сатуга чыкты, базарларда Тукай районы авыллары бакчаларында үскән яшь бәрәңге сата башладылар. Бәяләр әлегә кыймәттерәк. Тиздән бәяләр тигезләшәчәк, ди күренекле фермер. Чыннан да фермер хуҗалыклары яшелчәләрне күпләп сата башлауга күчкәч хакларның шалкан бәясенә калуы көн кебек ачык. Бәяләрнең хәзер вакытлыча артуы яңгырлар булмау сәбәпле кемнәрнеңдер акча эшләп калырга тырышуы аркасында килеп чыккан мәтавык.
Тукай районы ярты миллион халыклы Чаллы халкын ел әйләнәсе яшелчә,җиләк-җимеш белән тәэмин итеп тора. Быелгысы корылык елны да районыбыз хезмәткәрләре сынатмас, ярминкәләрдә дә мул уңышны күрербез, кибетләрдә дә яшелчәләр өзелеп тормас.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев