Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тренер һәрвакыт эзләнергә тиеш

Спорт районыбыз тормышында мөһим урыннарның берсен алып тора. Тукай районын республикада гына түгел, ил, дөнья күләмендә таныткан спортчыларыбыз белән кайсыбыз гына горурланмый икән. Шул ук вакытта, һәр спортчы егет-кызның уңышы үзләренең корычтай нык холкы, максатчылыгы белән беррәттән, тренерларының хезмәтенә дә барып тоташа.

30 октябрьдә, тренерлар көне уңаеннан, без Яңа поселогының чаңгы комплексында тренер булып эшләүче 39 яшьлек Ришат Вәлиев белән очраштык. Аның ничек спортка кереп китүе, тренерлык юлы һәм аның шәкертләре турында да сөйләштек.  
– Тумышым белән мин Чаллы егете. Бала чагымнан ук спорт белән кызыксынып үстем, телевизордан күрсәткән барлык спорт тапшыруларын, ярышларның берсен дә калдырмый карый торган идем. Өченче сыйныфта укый башлагач, иртән, сәгатъ сигезләрдә урманга барып, чаңгыда шуып йөри башладым. Шундый көннәрнең берсендә мине беренче тренерым Павел Алексеевич Смирнов күреп алды да: «Әйдә, безнең белән шөгыльләнергә», – дип, чаңгы спортына алып кереп китте. Менә шуннан башлангандыр да инде ул минем тренерлыкка беренче адымнарым. Аннары, мәктәптән соң, Чаллы педагогия институтының физик культура факультетында, соңрак аспирантурада укыдым. 3нче курстан балалар белән эшли башладым һәм бүгенге көндә 20 еллык педагогик стажым бар. 
–  Беренче эш тәҗрибәсе нинди булды? Югалып калдыгызмы, нинди авырлыклар кичердегез? 
– Тренерлык эшенә мин беренчедән, күңел ятканга, ә икенчедән, балаларны яратканга килдем. Ә балаларны яратсаң, эшләве авыр түгел. Олыларча мөнәсәбәт күрсәтеп, аңларга тырышсаң – моның өчен алар сине хөрмәт итеп, якын күрә башлыйлар. Һәм тренерның иң беренчел педагогик бурычы – балаларның ышынычын саклап, аларга спортта нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итү. Моның өчен мин һәммәсен дә эшләргә тырышам. Ләкин күп нәрсә спортчының үзенә, аның теләгенә, куйган максатларына да бәйле. Баланы теләгенә каршы эшләтеп, нәтиҗәгә ирешеп булмый, шуны аңларга кирәк. Беренче эш тәҗрибәсе исә хәтеремә уңай яктан гына кереп калды. Әлбәттә, башта югалып, каушап калган чаклар да булды. Ләкин тәҗрибә туплаган саен үз-үземдә ышаныч сизә башладым. Мин тәрбияләгән беренче балалар хәзер үзләре дә гаиләле кешеләр. Аларның бер ишләре минем кебек тренерлык юлыннан китте, әйтик шушы поселокта туган Валерий Кмедь хәзерге вакытта Чаллыда яши, балаларга физик тәрбия бирә. Икенчеләре исә профессиональ спортны сайламасалар да, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнеп, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. 
– Димәк, сез алар белән аралашып торасыз, элемтәне өзгәнегез юк?
– Нәкъ шулай. Безнең хәтта ел саен, елның соңгы көнендә, 31 декабрьдә Боровецкое урманына барып, чаңгы походына чыга торган гадәтебез бар. Очрашуга Казаннан, Мәскәүдән, башка яклардан кайталар. Бер елны да күрешми калганыбыз юк, 10 елдан артык инде шушы традициябезне саклап-кадерләп торабыз. 
– Ә хәзерге вакытта сез ничә яшьлек балалар белән эшлисез?  
– Хәзерге вакытта яшь буенча бүленгән өч төркемдә 60ка якын бала шөгыльләнә. Әйтик, беренче төркемдә 1нче сыйныф балалары, икенче төркемдә 2-4 сыйныфлар, өченче төркемдә өлкән сыйныф яшендәге егет-кызлар тренировкаларга йөри. Араларында Ләйлә Вәлиуллина кебек перспективалы спортчылар да бар. Ләйләгә хәзер ундүрт яшь һәм аның белән бергә ике ел эшләү дәверендә, ул яхшы нәтиҗәләргә иреште, күп тапкыр республика ярышлары җиңүчесе булды. Кросс ярышлары буенча да Ләйлә республикада иң көчле спортчыларның берсе. Быелгы кышта исә аның белән Россия беренчелегендә катнашып, кышкы ярышлар буенча илнең җыелма командасына эләгергә план корабыз. Моңарчы, Смоленск шәһәрендә узган Россия беренчелегенең җәйге ярышларында исә ул җыелма командага эләккән иде инде. 
– Ришат Маратович, балалар яратам дип әйттегез, ә үзегезнең гаиләгез, балаларыгыз бармы?
– Әйе, тормыш иптәшем Ләйсән белән безнең өч яшьлек кызыбыз – Алсу бар. Ул балалар бакчасына йөри, үсә төшеп, спортка кызыксыну күрсәтсә, аның белән дә шөгыльләнергә ниятем бар. Ә болай, гаиләм эшемдә терәгем, илһамым булып тора. Төрле ярышларга барган чакта, Ләйсән минем өчен борчылып, хәлләремне белешә. Уңышларыма сөенә, авыр минутларымда җылы сүзен әйтеп, күңелне үстерә белә. Бу ир кеше өчен зур бәхеттер, дип саныйм.  
–  Якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, тормышларын тренерлыкка багашлаган хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегез бар?   
–  Тренер кеше һәрвакыт эзләнүдә, спортчысы белән бергә, гел үсеп торырга тиеш. Шушы шартны үтәгәндә генә ул көчле, зур уңышларга ирешә торган спортсменны тәрбияли алачак. Тренер яңа ысуллар, хезмәттәшләре тәҗрибәсен өйрәнеп, аны үз эшендә куллана белергә бурычлы. Шуңа күрә, коллегаларыма гел шулай эзләнүдә булырга, уңышсызлыкларга очраганда кулларын төшермичә, эшләрен яратып башкаруларын телим.    
    
Алсу Тимерханова 


/Автор фотолары
/Фотолар Ришат Вәлиевның гаилә архивыннан алынды

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

10

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев