Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Президенты “Кама-Бекон” жәмгыятендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Яр Чаллыга һәм Тукай районына килде. Эшлекле сәфәрен ул "Кама-Бекон" җәмгыятеннән башлады. Биредә ул быел гына куллануга кертелгән югары технологияле комплекста булып, аның эшчәнлеге белән танышты.

Әле күптән түгел генә "Кама-Бекон" җәмгыяте Сосновый Бор поселогында 1800 баш дуңгызга һәм елына 5000 тонна ит җитештерүгә исәпләнгән, 37 мең квадрат метрлы терлекчелек комплексын эшләтеп җибәргән иде. Ә чираттагы объектның гомуми мәйданы 80 мең квадрат метрны тәшкил итә, җитештерү куәте дә алдагысыннан күпкә зуррак: ул 5040 баш дуңгызны сыйдырачак һәм биредә елына 14100 тонна ит җитештереләчәк. Әлеге куәтле комплекс моннан ике ел элек төзелә башлаган, төзелеш-монтаж эшләренә һәм җиһазлар сатып алуга 1657 млн сум күләмендә инвестицияләр тотылган.

Комплекс белән танышыр алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кама-Бекон" җәмгыяте хезмәткәрләрен яңа җитештерү мәйданчыгы ачылу белән котлады һәм терлекчелек комплексын әзерләү һәм куллануга кертүдә үзләреннән зур өлеш керткән "Нижнекамскгэсстрой" хезмәткәрләренә һәм "СтройИнком" ҖЧҖ генераль директорына рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннары Президент җитәкчелегендәге делегация комплексның эченә үтте. Җитештерүнең нигезендә Голландия технологиясе ята. Комплекста җитештерүне бердәм технологик режимда алып барырга мөмкинлек бирүче I-TEK француз фирмасы җиһазлары кулланылган. Биредә бүгенге көндә иң нәтиҗәле эш алымнарының берсе - терлекләрне аерым тоту системасы кертелгән, ягъни үсешләренең төрле чорында терлекләр төрле секторларда тотыла.

Терлекләрне аталандыру, тудыру, яңа туган малларны тоту, ашату участокларында эш энергия ресурсларын, азыкны, шул ук вакытта хезмәт ресурсларын нигезле куллануны күздә тотып оештырылган. 65 мең баш терлеккә, операторларны да, инженерлык эшләрен башкаручыларны да кертеп, 57 хезмәткәр туры килә. Хезмәт җитештерүчәнлеге исә бер эшчегә елына 23 млн сум тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, "Кама-Бекон" бер баш дуңгыздан елына уртача 32,2 баш яңа туган бала ала. Тәүлеклек артым уртача 600-800 граммны тәшкил итә, сую өчен мал якынча 173 көн эчендә өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сђфђр Татарстан Республикасы Президенты югары технологияле комплекс