«Тормыш дулкыннары» — язмышлар турында яңа сәхифә
Дөньяга тугач та, һәр әти-әни ак биләүгә төреп, баласына бары тик бәхет кенә тели. Сабыеның язмышы якты, гомере тыныч, юлы уң булсын дип изге теләкләрен юллый. Әмма тормыш һәркемгә үз сынауларын әзерләп куя.
Кеше язмышына язылганны күрмичә калмый, диләр. Юкка гына “берәүнең дә сандыгы буш түгел” дип әйтмиләр бит. Кемнеңдер тормышы тоташ сынаулардан гына тора сыман. Кайчак тормышның яме югала, төннәрен сагыш чорнап ала. Шундый мизгелләрдә күңелдә: “Нигә миңа гына шундый сынау бирелде икән?” — дигән сорау туа.
Язмышына үпкәләгәннәр дә, тормышка рәнҗеп калганнар да аз түгелдер. Ләкин өмет канатлары сынган, инде бирешәм дигән чакта да, үзендә көч табып, яңадан тормышка кайта алган кешеләр бихисап. Кайберәүләр нәкъ менә шул авырлыклар аша чыныга, җавап эзли, үзен таба. Чынлап та, авыр сынауларны җиңеп, язмыш юлын лаеклы үтү — зур батырлык.
Кайвакыт җанны бушатырга, күңелдәге сагышны кемгә сөйләргә белмәгән вакытлар була. Ә тирә-яктагы кешеләргә синең язмышың, уй-хисләрең бөтенләй әһәмиятсез кебек тоела. Шул уңайдан, “Якты юл” редакциясе «Тормыш дулкыннары» дип аталган махсус сәхифә башлап җибәрә. Күңел түрендә йөрткән серләрегезне, уй-хисләрегезне, тормышыгызның авыр һәм аянычлы мизгелләре турында безгә язып җибәрегез. Сезнең тормыш тәҗрибәсе башкаларга гыйбрәт тә булыр, кемнеңдер сүнеп барган яшәү учагын кабат кабызучы ялкынга әверелер, язмышка башкача карарга ярдәм итәр. Бәлки, нәкъ сезнең язма кемгәдер яшәргә көч бирер.
Язмалар “Якты юл” сайтында басылып чыгачак. Хатларыгызны безнең почтага yakti.ul76@gmail.com адресы буенча юлларга кирәк. Теләсәгез, исемнәрегезне күрсәтмәскә дә мөмкин. Көтеп калабыз!
Н.Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев