Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормыш гүзәллеге – Әниләр мәхәббәтендә

Кнәз авыл җирлегендә быел да Әниләр көне зурлап билгеләп үтелде. Концерт-кичә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә "Тормыш гүзәллеге - Әниләр мәхәббәтендә" дигән исем астында узды. Бәйрәмнән алган тәэсирләрен безгә "Татарстан" совхозы поселогы мәдәният йорты мөдире Тамара Тузеева язып җибәрде.

Ул көнне мәдәният йортының тамаша залында алма төшәр урын да юк иде. Әниләр һәм әбиләр аеруча күп җыелдылар. Кичәдә аларны тәбрикләп нинди генә матур сүзләр яңгырамады. Балаларның чыгышлары күңелләрне аерата кузгатты. "Лебедушка" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр әниләренә багышлап бик матур шигырьләр сөйләделәр, мәктәп укучылар эчтәлекле монтаж тәкъдим иттеләр һәм хор белән җыр башкардылар.
Кичәне ике телдә мәдәният йорты хезмәткәрләре Рәзинә Аитова һәм Оксана Абрамова алып бардылар. Әниләргә котлау сүзләрен авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, ветераннар советы рәисе Александр Волков җиткерделәр. Тамара Ивановна уллары солдатта булган әниләргә һәм сигез бала тәрбияләүче Марина Ремкуте гаиләсенә истәлекле бүләкләр тапшырды. Концерт номерлары белән чыгыш ясаучыларның барысын да тамашачылар җылы каршы алдылар. Рәзинә һәм Әхәт Аитовларның, Наил Шәймиевның, Владимир Веретенниковның, Мария Пучининаның, Фәнзия Габдикееваның, виртуоз баянчы Сергей Захматовның, Сергей Беловның, Зөлфия Хәбибуллинаның, Нәфис Габдикеевның, бертуган кызлар Ксюша һәм Снежанна Ждановаларның, Алина Габдуллинаның, "Шахерезада" көнчыгыш биюләре студиясе хореография коллективының, биюче кыз Ангелина Егорованың чыгышлары көчле алкышларга күмелде. "Русский звон" фольклор коллективы башкарган халык җыры әби-апаларны яшьлекләренә алып кайтып килгәндәй итте. Яшь җырчы егет Юрий Новокрещенов "Ты прости меня, мама, за все" дигән җырны башкарып, әнисе янына килеп кулларын үпкәндә һәм иң газиз кешесенә чәчәк бәйләме бүләк иткәндә зал озак итеп кул чапты, бик күпләрнең күзенә яшь килде. Концерт номерлары барганда сәхнәдә чыгыш ясаучы әниләрнең инде үзләре дә өлкәнәеп барган балалары кулыннан чәчәкләр алуы дулкынландыргыч мизгелләр булды. Сүз дә юк, бала инде үзе әби һәм бабай булгач та Ана кешегә барыбер бала булып кала. Бәйрәмдә менә шушы хакыйкать тагын бер кат ассызыкланды.
Кичә бик матур үтте. Балаларның борчу-хәсрәт китермичә, әнә шулай шатлык-сөенечләр генә бүләк итүләрен теләп халык ашыкмый гына концерттан таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев