Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Төнлә йөрү аерата игътибарлы булуны сорый

Машина йөртүчеләр арасында төнлә хәрәкәт итәргә яратучылар күп. Тынлык, юл иркен. Мондый шартларда күпләрнең зур тизлектә барасы килә. Ләкин тәүлекнең караңгы вакытында юлга чыгу бик нык игътибарлы булуны сорый. Төнлә юл-транспорт һәлакәтләре дә еш теркәлә. Бу аерата җәяүлеләрне бәрдерүгә кагыла. Әле күптән түгел генә Зәй трассасында шундый очрак теркәлде. Анда...

Әлбәттә, төнге юлда машиналар әзрәк. Бу - төнлә йөрүнең бердәнбер өстенлеге. Ләкин шунысы да бар: буш трассада һәм караңгыда игътибар үзеннән-үзе кими. Кеше юлга ял итеп кузгалган очракта да йоклап китү куркынычы зур. Шуңа күрә юлга йокыны туйдырып чыгу мәҗбүри. Кузгалыр алдыннан фараларның, борылыш сигналларының эшләвен тикшерегез, тәрәзәләрне эчтән дә, тыштан да яхшылап сөртегез. Төнлә күз күреме болай да начар, пычрак тәрәзәләр авариягә юлыгу куркынычын тагын да арттыра. Сез тирә-ягыгызны яхшы күрергә тиеш. Панельдәге приборлар яктылыгының да уртача итеп көйләнүе мөһим. Аз яктыртса, ул күренмәячәк, көчле яктыртса, күзләрне авырттырачак.

Югары тизлектә бару уйларын шулай ук баштан чыгарыгыз. Юл кырыеннан баручы җәяүлене яки каршыга сикереп чыккан хайваннарны шәйләү бу вакытта бик кыен. Сез кемнеңдер үлемендә гаепле булып кына калмаячаксыз, үзегезнең тормышыгызны да куркыныч астына куясыз. Тизлек югарырак булган саен, тирә-яктагы үзгәрешләрне вакытында бәяләү дә авыррак булачак.

Туктаганда габарит утларын кабызып куярга онытмагыз. Машинагыз ерактан ук күренерлек урында туктарга тырышыгыз: сезнең арттан килүчеләр турында уйлагыз.

Гадәттә каршыга килүче автомобильнең фара утлары машина йөртүчегә нык комачаулый. Бик кирәк булмаганда, ерактан яктыртучы фараны кушу машина йөртү культурасының һәм тирә-

яктагыларга хөрмәтнең булмавы дигән сүз. Ә инде ерактан яктыртучы фарага очраганда, турыга түгел, бераз читкәрәк, юл кырыенарак карарга тырышыгыз. Андый машиналар яныннан үткәндә, арада мөмкин кадәр интервал калдырсаң, транспортыңны уңгарак алсаң яхшы.

Алда барган машинаны узу шулай ук зур игътибар сорый. Алдагы транспортны куып җиткәндә, якыннан яктыртучы фараны кушыгыз. Узарга рөхсәт итүче юл билгеләрен һәм тамгаларны караганнан соң гына, сулга күчү сигналын кушып, узарга чыгыгыз һәм шунда ук тизлегегезне арттырыгыз. Алдагы машина белән тигезләшкәч, ситуациягә карап, ерактан яктыртучы фараны кушарга мөмкин. Шулай ук уңга күчү сигналын кушу һәм үз полосаңа кайту кирәк.

Кайбер йөртүчеләр, аеруча тәҗрибәләре аз булганнар, трассада үзләренә лидер билгелиләр. Тиешле дистанцияне саклап, уртача тизлектә баручы машина артыннан баралар. Бу бик дөрес алым. Ниндидер куркыныч булганда, сез тиз арада ситуациядән чыга алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев