Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төмән татарлары “Искиткеч әбиләр-2018” фестиваль-бәйгесен үткәрәчәк

Конкурста туган телдә аралашкан, милли традицияләр нигезендә гаилә бәйрәмнәре үткәргән, татар милли ашлары әзерли белгән әбиләр катнаша. Төмән татарлары 28 мартта "Искиткеч әбиләр - 2018" шәһәр татар фестиваль-бәйгесен уздырачак. Конкурсны Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Конкурсның максаты - үсеп килүче буынны тәрбияләүдә...

Конкурста туган телдә аралашкан, милли традицияләр нигезендә гаилә бәйрәмнәре үткәргән, татар милли ашлары әзерли белгән әбиләр катнаша.

Төмән татарлары 28 мартта "Искиткеч әбиләр - 2018" шәһәр татар фестиваль-бәйгесен уздырачак. Конкурсны Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Конкурсның максаты - үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең ролен арттыру, гаилә кыйммәтләрен һәм татар халкының традицияләрен торгызу.

Конкурсның бурычлары:

  • Гаилә мөнәсәбәтләре культурасын тәрбияләү
  • Гаиләләрнең социаль һәм иҗади инициативасын хуплау
  • Гаилә кыйммәзтләрен һәм традицияләрен үстерү
  • Буыннан-буынга күчешне тәрбияләү
  • Яшькә карамастан кеше мөмкинлекләре потенциалын ачу

Конкурста әби булган, милли традицияләрне уңышлы саклап килгән - туган телдә аралашкан, милли традицияләр нигезендә гаилә бәйрәмнәре үткәргән, татар милли ашларын әзерли белгән хатын-кызлар катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев