Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Әткәй-әнкәй, исәнмесез...

Көзләрдә көтегез мине!.. «Исәнмесез, әткәй-әнкәй!». Һәр хатымда шушы ике сүзне парлы итеп куям. Һич аерасым килми: икесе дә җанга якын, күңелгә кадерле.

Әткәй! Күпме яуларда катнашып, дошманны җиңеп, исән-сау йөреп кайткан әткәй. Минем генә түгел, башка бик күпләрнең тыныч тормышта яшәвендә, «әти» сүзен әйтә алуында өлешең зур синең. Сугыштан соңгы чор әтиләре, тап төшермәгез бу исемгә, балалар мәхәббәтенә, бәхетенә!

Әнкәй! Ак яулыклы, ак чәчле, ак күңелле әнкәй! Син шундый булмасаң, мин Җир-Ананың ни өчен шулай аталуын аңламас та идем, бәлки. Инде үсеп җитеп, канат астыңнан чыгып киткәч тә, исән-сау булуың белән күңелне куандырып торасың син. Синең кебек Җир-Анага тиң булсын иде барча әниләр! Үзем дә күптән әни. Балаларымны синең күк тәрбияләргә тырышам. Ләкин синдәй булырга нидер җитми... Тиз генә сорап килер идем - аралар бик ерак. Башымны күкрәгеңә куеп бер генә киңәшеңне сорасам да, барысы да хәл ителер күк...

Бездә алтын көздер инде. Мин яраткан көзләр... Күңел өчен еллар да, юллар да юклыгына инансагыз, мине көзләрдә көтегез! Я сары яфрак булып, сагынып тәрәзәгә елышырмын, я өзелеп-өзелеп яңгыр булып сибәләрмен, я ышандырыр-ышандырмас көзге кояш булып елмаермын, я көзнең кануннарына каршы килеп, алмагачта чәчәк булып атармын. Аңлаганнар аңлар: бу - табигать ялгышы түгел, бу - күңелләрнең кавышу куанычы. Чын хисләр өчен кичегү юк. Шуларга инансагыз, көзләрдә көтегез мине!..

Бу кечкенә генә лирик чигенеш булды инде. Сагынып елап ята дип уйлый күрмәгез берүк! Бу - табигый бер хәл, җанның бер рухи сусавы гына. Исән генә булыгыз, әткәй-әнкәй!

Сеңелем Ифира Хәлимова (Сирия) исеменнән Зәбир Хәлимов, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев