Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимераяклар һәр мәктәптә булачак

Кышкы чорда балаларның ялын оештыру мәсьәләсе - хакимиятнең аерым игътибар үзәгендә. Дүшәмбе көнне район активы катнашындагы атналык киңәшмәдә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәевнең чыгышы тыңланды. Районда 24 хоккей корты эшли. Әмма әлегә спорт инвентаре җитәрлек түгел. Борды, Боерган, Калмия, Күзкәй, Кнәз, Комсомолец, Иске Абдул, Шилнәбаш мәктәпләрендә...

Кышкы чорда балаларның ялын оештыру мәсьәләсе - хакимиятнең аерым игътибар үзәгендә. Дүшәмбе көнне район активы катнашындагы атналык киңәшмәдә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәевнең чыгышы тыңланды. Районда 24 хоккей корты эшли. Әмма әлегә спорт инвентаре җитәрлек түгел. Борды, Боерган, Калмия, Күзкәй, Кнәз, Комсомолец, Иске Абдул, Шилнәбаш мәктәпләрендә тимераяклар юк. Әлеге җәһәттән муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев һәр мәктәптә тимераяк, кәшәкәләр булдыру бурычын куйды.
- Гаиләнең кереме, финанс хәле нинди булуга карамастан, һәр баланың тимераякта шуу мөмкинлеге булырга тиеш, - диде ул.
Киңәшмәдә катнашкан «Спорт XXI века» кибете җитәкчесе Илдар Рафаэль улы Салихов 30 тимераяк һәм 10 кәшәкәгә сертификат тапшырды. Химаяченең бу бүләге алда санап үтелгән мәктәпләргә бүлеп биреләчәк. Балалар өчен спорт инвентаре булдыру мәсьәләсе район бюджеты һәм хәйриячеләр ярдәме белән башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тимераяклар