Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимер юлчы булырга теләүчеләр экскурсиягә барды

Район мәктәпләренең IX сыйныфын тәмамлаучы, киләчәктә тимер юлчы һөнәрен сайларга теләүче 15 укучысы кичә "Россия тимер юллары" ААҖнең тимер юл станцияләре эшен оештыру үзәгенә караган Түбән Кама филиалының Круглое Поледагы станциясенә экскурсиягә бардылар. Алар биредәге эш белән таныштылар, Бөгелмә техник-төзелеш колледжыннан килгән вәкилләр балаларга локомотив машинисты һөнәре турында бик тәфсилләп...

Район мәктәпләренең IX сыйныфын тәмамлаучы, киләчәктә тимер юлчы һөнәрен сайларга теләүче 15 укучысы кичә "Россия тимер юллары" ААҖнең тимер юл станцияләре эшен оештыру үзәгенә караган Түбән Кама филиалының Круглое Поледагы станциясенә экскурсиягә бардылар. Алар биредәге эш белән таныштылар, Бөгелмә техник-төзелеш колледжыннан килгән вәкилләр балаларга локомотив машинисты һөнәре турында бик тәфсилләп сөйләделәр. Бу уку йорты әлеге һөнәр ияләрен 3,5 ел эчендә әзерләп чыгара икән. Балаларга очрашу бик ошады, укучылар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җаваплар таптылар, дип хәбәр итте район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү буенча башлыгы урынбасары Эльвира Шәйдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия тимер юлчы