Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды
2022 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Тукай районы территориясендә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш киңәйтелгән утырышын уздырдылар. Утырышта комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, Тукай муниципаль районы башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре директорлары һәм җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барышында «Тукай муниципаль районы мәгариф объектларында террорчылык янауларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында»төп мәсьәлә каралды. Әлеге мәсьәлә буенча Эчке Эшләр Министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге вәкилләре, «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ начальнигы урынбасары, район террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре чыгыш ясады. Район террорчылыкка каршы комиссиясе әгъзалары үз тәкъдимнәрен әйттеләр.
Күтәрелгән мәсьәлә буенча чыгышлар һәм фикер алышулар йомгаклары буенча үтәү срогын һәм җаваплыларны күрсәтеп карарлар кабул ителде, балаларыбызның район мәгариф учреждениеләрендә иминлеген тәэмин итү буенча чаралар комплексы эшләнде.
Утырыш ахырында комиссия рәисе тарафыннан террорчылыкка һәм экстремизм куркынычына каршы тору, аларны булдырмауны бары тик бергә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә ирешергә мөмкин, дип әйтелде. Халыкның иминлеген тәэмин итү-барлык структураларның өстенлекле эш юнәлешләренең берсе. Безнең бурыч – хәтта террористик янаулар барлыкка килүнең потенциаль мөмкинлеген дә булдырмау. Район халкы җитәкчелек тарафыннан үз куркынычсызлыгына һәм яклануына ышанырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев