Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терлекчелек продуктларын ветеринарлар рөхсәтеннән башка сатарга ярамый

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, 2018 елның 1 июленнән ит, сөт һәм алардан әзерләнгән продуктларны, балык, бал, кош-корт һәм терлек азыгын «Меркурий» системасын узмыйча сатарга ярамый. Ягъни терлекчелек продуктлары ветеринарлар тарафыннан тикшерелергә тиеш.

Бу турыда электрон формада белешмә алу мәҗбүри булачак. Автоматлаштырылган «Меркурий» системасы электрон ветеринария сертификаты алу һәм Россия Федерациясе территориясендә товарның үткән юлын күзәтү өчен булдырылган. Ягъни итнең чалынганнан алып өстәлгә ризык булып килгәнче узган юлын онлайн режимда күзәтә аласың. Бу үз чиратында кара базарга киртә булачак, ә кулланучының сыйфатлы азык-төлек сатып алуына ышаныч тудыра дигән сүз. 
Районның барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары «Меркурий» системасында теркәлү узганнар. Ваклап һәм күпләп сату челтәрләре, җәмәгать туклануы предприятиеләре (кибетләр, ашханәләр, кафелар һ.б.), бу продукцияләр килә торган хәйрия фондлары шулай ук «Меркурий» системасында теркәлергә тиешләр. Ләкин районда бүгенгә әлеге системада теркәлү үтмәгән шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар бар. Терлекчелек продуктларының ветеринарлар тарафыннан тикшерү үткәнлегенә электрон формада белешмә алу өчен 16 көн калып бара. 1 июльгә кадәр тикшерү узмаган продукция сатуга җибәрелә алмаячак. 
Район территориясендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручыларга «Меркурий» системасы аша теркәлү узу өчен дәүләт ветеринария берләшмәсенең район бүлегенә (Яр Чаллы шәһәре, ЗЯБ бистәсе, Тимерьюлчылар тыкрыгы, 7нче йорт) килергә яки 46-80-42, 46-20-61 номерлары буенча шалтыратырга яисә tukay.vet@mail.ru электрон почтасына хат язарга кирәк. «Меркурий» системасы белән якыннан vetrf.ru сайтында танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев