Теләнче Тамак авылы балаларының җәйге яллары “Каенкай” лагерендә, күңелле үткән
Җәйне барыбыз да зарыгып көтеп ала. Аеруча балалар ярата аны. Өч ай буе иректә булу, үзең теләгәнне эшләү нинди зур бәхет бит. Урамда йөрисеңме, су керәсеңме -барысы да үз иркеңдә. Шушы рәхәтлекләр белән бергә, җәй - хәвеф-хәтәрләргә дә бай чор ул. Көннәр аеруча кызу торган вакытта су буйлары, урам һәркемне...
Җәйне барыбыз да зарыгып көтеп ала. Аеруча балалар ярата аны. Өч ай буе иректә булу, үзең теләгәнне эшләү нинди зур бәхет бит. Урамда йөрисеңме, су керәсеңме -барысы да үз иркеңдә. Шушы рәхәтлекләр белән бергә, җәй - хәвеф-хәтәрләргә дә бай чор ул. Көннәр аеруча кызу торган вакытта су буйлары, урам һәркемне үзенә дәшә. Җәйге чорда балаларның тормыш иминлеген саклау - һәр ата-ананың, һәр тәрбияченең, һәр сыйныф җитәкчесенең иң зур бурычларыннан берсе. Тормыш мәшәкатьләрен сылтау итеп, без - өлкәннәр үзебезнең газизләребезне бер генә минутка да күз уңыннан җибәрергә тиеш түгелбез.
Балаларның ялларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү максатыннан каникулның беренче көненнән үк мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. Безнең Теләнче Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган "Каенкай" ял һәм сәламәтлек аланы да үзенә дусларын җыйды. Биредә 6 яшьтән алып 14 яшькәчә 40 бала 1 нче июньнән 25 нә кадәр ял итте. Әйтергә кирәк, лагерьда үткән көннәрнең берсе дә башкаларына охшамаган иде. Лагерьда һәр көнне нинди дә булса кызыклы чара үтте. Аларның барысы да балаларга акыл, физик, әхлакый тәрбия бирүгә, ә иң мөһиме үзара дуслык мөнәсәбәтләре булдыруга юнәлтелгән иде. Балалар бергәләп кино карадылар, төрле хезмәт оешмаларына, мәчеткә экскурсияләргә бардылар, туган авылыбыз табигатен өйрәнү максатыннан су, чишмә буйларында ял иттеләр, иҗади эшләр белән шөгыльләнделәр, шаян конкурсларда, күңелле уеннарда катнаштылар, Чаллы шәһәренә карусельгә бардылар. Лагерьдагы һәр көнебез саф һавада иртәнге зарядка ясаудан башланды.
Шулай ук балаларны тормыш иминлегенә әзерләү, юл йөрү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү һәм ныгыту максатыннан төрле әңгәмәләр, сәламәтлек минутлары үткәрелде. Тәрбиячеләр бу кагыйдәләрне төрле дидактик һәм өстәл уеннары, хәрәкәтле уеннар рәвешендә гамәли яктан ныгыту эшләренә зур әһәмият бирделәр. Балалар өчен шахмат- шашка түгәрәге даими эшләде, авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә күп төрле чаралар үткәрелде. Ашханә пешекчеләре балаларны көнгә ике тапкыр файдалы, сыйфатлы һәм тәмле кайнар ризыклар белән сыйладылар. Лагерьда ял итүче балаларыбыз яңа уку елына җитәрлек көч, шатлык-сөенеч алдылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
Әле җәйнең бер генә ае үтте. Алда тагын ике ай вакыт бар. Балаларыбызга җәйге ялларын хәвеф-хәтәрләрсез генә үткәрергә язсын, дип хәбәр итә Теләнче Тамак урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Энҗе Гимазетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев