Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Телебезне, динебезне саклыйлар

Күптән түгел телебезне, динебезне саклап калуда бик әһәмиятле булган ике зур чара узды – Ураза гаете һәм Сабан туе. Газета аркылы Иске Теләнче авылының гына түгел, районның хөрмәтле кешесе, авыл хәзрәте Назыйм Садыйковка ихлас рәхмәт җиткерәсем килә. Мин аны бик күптәннән беләм. 

Безнең белән бергә терлекчелектә эшләде, механизатор булды. 20 ел ул бригадир булып хезмәт итте. Гомере буена халыкны яратты, халык яклы булды, әләкче булмады, үз кешеләрен беркайчан да рәнҗетмәде. Аллаһ кылган яхшылыкларының әҗерен бирсә иде. Аның бригадасы һәрвакыт алдынгы, гел мактауларга лаек була иде. Хезмәткәрләре Рифкать белән Фәнәвия Фәтхуллиннар, бертуганнар Хәмис белән Салих Харисовлар кыр батырлары, тырыш хезмәтчәннәр булдылар. Назыймның хатыны Нәгыймә дә терлекчелектә булды, мал табибы, сыер савучы булып эшләде.
Бүгенге көндә Назыйм авылда имам-хатыйб булып тора. Күңелләргә нур таратып, тирә-яктагыларны намазга чакырып азан яңгырата. Киңәш, ярдәм сорап килүчеләргә өздереп кенә җавабын да таба. Өшкерә торган сәләт тә биргән аңа Аллаһ. Бик күпләргә ярдәм итә ул. Вәгазьләр вакытында аның иң беренче сүзе: «Динебезне, телебезне саклыйк, үстерик, шул вакытта гына без бердәм һәм башка милләтләр белән дус булырбыз».
Шаулап-гөрләп район Сабан туе узды. Әйтерсең, монда бөтен Татарстан халкы җыелган иде! Нигә Миңнеханов үзе килеп күрмәде икән бу гаҗәеп тамашаны дип карадым Сабан туен! Кыр батырларын бүләкләүне, уеннарны, ат чабышларын шундый сокланып, күңелем булып карап йөрдем. Бөтен халык бәйрәм итте. Ләкин бер генә дә тәртип бозучы булмады. Шушы кадәр уйлап, зур тырышлык һәм күңел биреп оештырганнары өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәм.
Аллаһы Тәгалә һәрбарчасына җан көрлеге, тән сихәтлеге бирсә иде, ил-көннәребез тыныч булып, кылган хәерле гамәлләребезнең әҗерен күрергә насыйп булса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев