Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тел бетмәгәндә, милли сәнгать тә яшиячәк

"Татарча ясый торган рәссамнар бетеп бара. Татар рәссамнары әзерли торган мәктәп юк", - дип борчыла рәссам. Рәссам булыр өчен талант мөһим роль уйнамый. Иҗатчы кешедә бер процент талант, 99 процент тырышлык, хезмәт сөючәнлек булырга тиеш. "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның халык рәссамы, Б.Урманче премиясе лауреаты, быел Тукай премиясенә кандидат Мәдияр Хаҗиев шундый...

"Татарча ясый торган рәссамнар бетеп бара. Татар рәссамнары әзерли торган мәктәп юк", - дип борчыла рәссам.

Рәссам булыр өчен талант мөһим роль уйнамый. Иҗатчы кешедә бер процент талант, 99 процент тырышлык, хезмәт сөючәнлек булырга тиеш. "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның халык рәссамы, Б.Урманче премиясе лауреаты, быел Тукай премиясенә кандидат Мәдияр Хаҗиев шундый фикерен әйтте.

"Татарча ясый торган рәссамнар бетеп бара ди, - Мәдияр Хаҗиев. - Татар рәссамнары әзерли торган мәктәп юк. Татар рәссамнарының күбесе Чаллыда яши. Шәкертләрем бар, үземннән соң шактый күп дәвамчыларым бар. Әмма алар кими, Татарстанда сәнгать училищесын тәмамлыйлар, Мәскәү, Петербургка китеп баралар. Аннан кире кайтмыйлар, талантлар шулай югала. Сәнгатьтә миллилек бетмәс, ул яңа формаларын гына алыр, дип уйлыйм. Тел бетмәгәндә, милли сәнгать тә яшиячәк".

Кырык ел балаларга рәсем сәнгатен укыткан Мәдияр Хаҗиев хәзер Чаллы рәссамнар берлегендә өлкәннәр өчен студия ачкан. Монда 17 яшьтән, 63 яшькәдәр кешеләр пумала тотырп, рәсем ясарга өйрәнә.

"Араларында өч ел гына сабак алганнары да, миннән ким ясамыйлар, - ди Мәдияр Хаҗиев. - Натюрмортларны натурадан яхшы ясыйлар. Иҗаттагы кешегә беренче чиратта тырышлык кирәк. Бар талантлылар, әмма алар тырышмаса, юкка чыгарга мөмкиннәр. Адәм баласында бер процент талант булса, шуның өстенә 99 процент тырышса, ул уңышка ирешәчәк".

Рәссам Мәдияр Хаҗиевның "Татар хатын-кызлары" дип аталган картиналар сериясе быел Гадулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. Әлеге серияне ул "Хәзинә" милли сәнгать галереясына бүләк итеп калдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев