Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Суыксу авылының Үзәк урамында яңа асфальт җәелә

Быел муниципаль юл фондыннан районның дүрт авылында барлыгы 2,5 километр юл төзекләндереләчәк. Барлык эшләр 19 млн 500 сумга төшә. Республика районнарында һәм шәһәрләрендә юл-урам челтәрләрен ремонтлау программасы буенча өч җирле пунктта юллар төзекләндереләчәк. Бу эшләргә тотыласы гомуми сумма - 15 млн сум. Шулай ук биш җирлектә юллар вак таш һәм...

Муниципаль юл фонды программасы кысаларында «Татавтодор»ның Яр Чаллы филиалы эшчеләре шушы көннәрдә Иске Абдул авылының Мәктәп урамында эшләделәр. Биредә искесе урынына яңа асфальт салынды. Төзекләндерү 1 километрга якын арада башкарылды. «Татавтодор» предприятиесенең баш инженеры Булат Садыйковның белдерүенчә, биредә әлегә юл кырыйларын тәртипкә китерү эшләре калган. Шулай ук юл төзүчеләр соңгы вакытта Суровка поселогының Чехов урамында асфальт салдылар. Төзекләндерелгән территориянең озынлыгы 860 метрны тәшкил итә. Шушы ук программа кысаларында Яңа поселогының Үзәк һәм Гайнуллин урамнарының бер өлешендә - 600 метрда - яңа асфальт юл барлыкка киләчәк. Биклән авылының Яшьләр урамындагы 629 метр юл шулай ук әлеге программага кертелгән.

Түбән Суыксу авылының Үзәк урамында төзекләндерү эшләре республика районнарында һәм шәһәрләрендә юл-

урам челтәрләрен ремонтлау программасы ярдәмендә алып барыла. Биредә эшкә узган атна башында керешкәннәр. Ремонтлана торган участок 719 метрны тәшкил итә. Проект буенча, монда ике кат асфальт түшәү каралган. Бүгенгә эшчеләр аны җәеп бетергәннәр, мәктәпкә, балалар бакчасына керү юлларын ясаганнар. Юл өслеге инде тигезләнгән, кырыйларын тәртипкә китереп бетерәсе генә калган. Түбән Суыксуда яшәүчеләрнең әйтүенчә, бу - авылның транспорт иң күп йөри торган участогы, элеккеге асфальт 90нчы елларда ук салынган булган, аннан соң чокырларны ямау кебек агымдагы ремонт эшләре генә башкарылган.

Круглое Поле поселогында Гагарин урамының бер өлеше - мәктәпкә бару ягы да шушы ук программа кысаларында яңа асфальтлы булачак.

Вак таш һәм ком түшәү шушы ук поселокның Дуслык урамында, Комсомолец поселогының Яшьләр урамында, Ильбухтино авылының Ирек тыкрыгында, Җикәнле Күл авылының Җәлил урамында һәм Бикләннең Яшьләр урамында башкарылыр дип көтелә. «Татавтодор» эшчеләре әлеге участокларның һәрберсенә озакка сузмыйча керергә ниятли. Иштирәк авылында исә эш башланган инде.

Подрядчы оешма барлык ремонт эшләрен җәй тәмамланганчы башкарырга, көзге пычраклар башланганчы участокларны куллануга тапшырырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев